Газетага язылу

Сөенечле яңалык: «ВТ» гаиләсе ишәйде!

Күптән түгел хезмәттәшебез Динә Гыйлаҗиева әни булды.

Сөенечле яңалык: «ВТ» гаиләсе ишәйде!
шәхси архивтан

Гыйлаҗиевлар гаиләсендә олы улларына иптәшкә ир бала дөньяга аваз салды. Динәне һәм аның тормыш иптәше Илназны әлеге зур куанычлары белән ихластан котлыйбыз! Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз таза-сау, тигез канатлы, тәүфыйклы, рәхимле бала булып үссен. Бәхете түгәрәк, ризыгы мул булсын.

Хөрмәт белән, «Ватаным Татарстан» редакциясе хезмәткәрләре

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре