Пермьдә мәктәп укучысы сыйныфташына очрашып йөрергә тәкъдим иткән өчен яңа килгән кызны кыйнаган. Аны мыскыллауны видеога да төшергәннәр.
Низагны очрашырга тәкъдим алган егетнең сөйгән кызы оештырган. Бер төркем яшүсмерләр белән алар яңа кызның мәктәптән чыгуын көтеп торганнар. Башта сүзләр белән мыскыллаганнар, аннары көнче көндәшенә тибә, суга башлаган. Әле моның белән генә канәгатьләнми, кызны тезләндереп, гафу үтендертә. Бу гамәле өчен җаваплылыкка тартылмаячагы, чөнки аны яклаучы дәрәҗәле абыйсы барлыгын да әйтә.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре башланган. Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин җирле Тикшерү комитетына җинаять эше кузгатырга кушкан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез