Махсус хәрби операция зонасында ирекле бүлекчәләрнең эшчәнлеген билгели торган беренче контракт имзаланды.
Аны Россия Оборона министрлыгы белән «Әхмәт» отряды төзеде, дип хәбәр итә хәрби ведомствоның матбугат хезмәте. Чарада РФоссия Кораллы Көчләре Генераль Штабы башлыгы урынбасары, генерал-полковник Алексей Ким һәм Россия спецназ университеты директоры Адам Дашаев катнашты.
"Россия Федерациясе оборона министрының [Сергей Шойгу] ирекле оешмаларның хезмәт эшчәнлеген оештыру тәртибен билгеләү турындагы боерыгын гамәлгә ашыру кысаларында, Россия Оборона министрлыгы белән Россия махсус билгеләнештәге университеты әзерләгән "Әхмәт" ирекле отряды арасында контракт имзаланды", – диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез