Солдат хәбәрсез югала алмый

Җиңү бәйрәменең 80 еллыгына «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе төбәкчеләре һәм эзтабарлары зур бүләк әзерләде: Президент грантлары фонды ярдәме белән «Вернуть доброе имя – в семью» дигән җыентык әзерләп чыгарды. Китапның автор-төзүчеләре – Михаил Черепанов белән Сания Газизьянова.

Күп кенә гаиләләрдә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарының истәлеге булып, фронттан килгән фотосурәтләр генә калган. Бик азларында – фронт хатлары. Ә кайберләрендә бернинди мәгълүмат та юк: сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган.

Ә ничек югалган? Ул үлгәнме, әллә инде һәлак булганмы? Шулай булган очракта, кайда? Татарстан Республикасыннан тыш, Россиянең теләсә кайсы төбәгендәге Хәтер китабын ачсаң да, исемлектәге һәр өченче кешенең хәбәрсез югалганлыгын күрәсең. Сугыш тәмамланганга 80 ел, ә гаиләләр һаман да туганнарының язмышыннан хәбәрдар түгел.

Татарстанда исә «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе җитәкчесе Михаил Черепанов ярдәме белән инде күп еллардан бирле сугыш кырында ятып калган, әсирлектә яки фронтта һәлак булган ата-бабаларыбызның язмышы, тәкъдим ителеп тә, ниндидер сәбәпләр белән зур бүләкләрне алмый калган солдатларның, офицерларның исемнәре ачыклана.

Михаил Валерьевич үзе бу хакта болай ди: «Керсез исемне гаиләгә кайтарырга» проектының максаты – Татарстанда туган яки яшәгән, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган дип саналган солдатларның исемнәрен мәңгеләштерү. Солдат хәбәрсез югала алмый. Илебез ир-егетләребезне изге көрәшкә чакырды. Ата-бабаларыбыз Ватан өчен гомерләрен дә кызганмадылар. Алар арасында исем-фамилияләре, җирләнгән урыннары, кайда һәлак булганы, кайда әсирлектә тотылганы билгеле булмаган якташларыбыз күп. Сугышчыларның туганнарына аларның һәлак булган урыннарын, башка мәгълүматларны белү бик мөһим. Без извещение күчермәләрен табылган сугышчыларның туганнары кулына тапшырабыз. Батырларның исемен киләчәк буыннарга җиткерү – алдыбызга куелган бурыч әнә  шундый. Бу гамәл хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләр өчен генә түгел, барыбыз өчен дә кирәк дип уйлыйм.

Төбәкче эзтабарлар ярдәме белән Бөек Ватан сугышы вакытында хәбәрсез югалган 2520 татарстанлы турында мәгълүмат табылды. Белешмәләр нигездә Россия Федерациясе  Оборона министрлыгының Үзәк архивыннан, «Память народа», «Подвиг народа», «Мемориал Великой Отечественной войны» сайтларыннан алынды. Җыентыкта шулай ук һәлак булганнар, Җиңү яулап кайтканнар турында мәгълүматны ничек эзләргә икәнлеге дә аңлатылган.

Әгәр үтенечләр булса, төзәтмәләр кертергә теләсәгез, түбәндәге адреслар буенча хәбәр бирергә мөмкин: Echovoyni@yandex.ru һәм rama-saniya@mail.ru. Телефон номеры: 89274170349».

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре