Газетага язылу

Солтан Нәҗметдин Татарстан Рәисенә Индонезиягә сәфәре өчен рәхмәт белдерде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Индонезия Төбәкләре вәкилләре советы рәисе Солтан Нәҗметдин белән очрашты. Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү турында фикер алышты, дип хәбәр итте ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага сылтама белән «Татар-информ».

«Россия һәм Индонезия – бер юнәлештә хәрәкәт итүче стратегик партнерлар. Сезнең илнең БРИКСка кушылуы – шуның ачык дәлиле», – дип искәртте Миңнеханов.

Ул бу процесска парламент дипломатиясенең зур өлеш кертүен билгеләп үтте. «Мөнәсәбәтләребезне ныгытуда шәхсән катнашуыгыз, Федерация Советы белән элемтәләр дәүләтләребезне ышанычлы рәвештә берләштерә торган сәяси бәйләнешнең ныклы нигезен формалаштыра», – диде республика Рәисе.

Миңнеханов Россия белән Индонезия арасында хезмәттәшлекне киңәйтүдә төбәкләрнең зур роль уйный алуына игътибар итте. «Сәфәребезнең максаты – сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү. Безнең сезнең ил белән хезмәттәшлек итүдә билгеле бер тәҗрибәбез бар», – дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан Индонезиягә сәнәгать продукциясенең киң спектрын тәкъдим итәргә, авыл хуҗалыгы һәм продукция китерү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итәргә, инновацион технологияләр һәм цифрлаштыру өлкәсендә эшләргә әзер.

Индонезия Төбәкләре вәкилләре советы рәисе Миңнехановка сәфәре өчен рәхмәт белдерде. «Безнең Россия белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштырылган. Без – зур ил, Индонезиядә 17 мең утрау бар. Һәм безнең өчен төбәкләр белән хезмәттәшлекне җайга салу мөһим», – дип искәртте Солтан Нәҗметдин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, «милли проектлар», «национальный проект», «Профессионалитет», илкүләм проект, Илкүләм проектлар, милли проект, нацпроект,

Көн хәбәре