Рейслар пәнҗешәмбе көнне планлаштырылган.
Somon Air авиакомпаниясе 4 августтан Казаннан Дүшәнбегә рейслар башкара башлаячак. Билгеле булганча, Boeing 737-800 самолетлары пәнҗешәмбе көнне очачак. Борт 189 урынга исәпләнгән.
Казаннан самолет 21.00 сәгатьтә очачак, Дүшәнбегә 02.45 сәгатьтә килеп җитәчәк, кире юлга самолет 18:00 сәгатьтә очачак, Казанга 19:30 сәгатьтә килеп җитәчәк. Очыш 3,5 сәгатькә якын дәвам итәчәк. Билетларны авиакомпания сайтында, шулай ук аэропорт сайтында алырга мөмкин.
Әлеге авиакомпания Казан аэропорты белән 11 елдан артык хезмәттәшлек итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез