Популяр татар артисты, юмор остасы Рамил Шәрапов (Шәрәпҗан) үз төркемендәгеләргә карата бик таләпчән булуын әйткән. Бу хакта ул блогер Олеся Леснаяга сөйләп үткән. Артистның командасы Шәрәповны, “таләпчән кеше”, ди.
Артист үзе әйтүенчә, концерттан соң ул шампан эчәргә дә рөхсәт итми. “Бөтенләй үк хәләлмени?” – дип сорый аннан блогер.
– Әйе, быелдан шундый әйбер керттем. Һәрбер артист формада булырга, дилбегәне кулында тота алырга тиеш, дип саныйм. Минем төркемгә килүче һәрбер кешегә кагыла бу. Завод бит, күчмә театр бит бу, барысын да тәртиптә тотарга кирәк.
Артист сүзләренә караганда, ул үз төркемендәгеләргә штрафлар керткән: соңга калган өчен – 2 мең, эчеп йөргән өчен – башта штраф сала, аннан соң эштән куа. Концертка беркем килмәсә дә, гаепле кеше түләргә тиеш. Шәрапов әйтүенчә, төркемгә биргән вәгъдәләрен беркайчан да үтәми калганы юк икән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез