Соңгы 10 елда республикада 422 җәмәгать урыны төзекләндерелгән

2015 елдан бирле Татарстанда 422 җәмәгать урыны төзекләндерелгән. Бу турыда Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева «Лето в Татарстане» программасына багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, быел республикадагы иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү һәм булдыру буенча зур программа башлануга 10 ел тула. «Бу еллар дәвамында Татарстанда 422 җәмәгать урыны – парклар, яр буйлары, бульварлар, скверлар төзелде һәм яңартылды. Бу эшләргә барлыгы 26 млрд сумнан артык акча тотылды. Ә иң мөһиме – мондый урыннар Татарстанның эре шәһәрләрендә генә түгел, район үзәкләре һәм авылларда да барлыкка килде», – дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.

Татарстан вице-премьеры сүзләренә караганда, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, җәмәгать урыннарында тормыш кайнасын өчен, шәхсән үзе проектларны һәм аларның эшчәнлеген контрольдә тота, муниципаль берәмлекләргә йөкләмәләр бирә.

Республикада ял итү өчен җәмәгать урыннары да, чаралар да җитәрлек. 1 июньнән исә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Лето в Татарстане» программасы эшли башлады. Ул республиканың барлык авыл, район һәм шәһәрләрендә уза торган чаралар тупланган онлайн мәйданчыктан гыйбарәт. leto2025.tatar сайтына кереп, Татарстанда уза торган спорт турнирлары, фестиваль һәм концертлар, балалар һәм гаилә бәйрәмнәре, ишегаллары чаралары һәм башкалар турында мәгълүмат табарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре