Җирдә 5 баллы шкала буенча G3+ категориясендәге бик көчле магнит давылы башланган. Соңгы 4 ай эчендә иң көчле шундый давыл бу. “Татар-информ”, Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты һәм академиянең Себер бүлеге кояш-җир физикасы институты мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.
Белгечләр әйтүенчә, геомагнит активлылык индексы 7.33 күрсәткеченә җиткән. Соңгы тапкыр мондый очрак быел 1 июньдә теркәлгән булган
Бик көчле төньяк балкышлары күзәтелү дәвам итә. Кояш активлыгының зур булуы нәтиҗәсендә җир тирәли галәм киңлегендәге хәлләр шактый ук катлаулы булып кала.
Көчле магнит давыллары вакытында энергетика системаларына йогынты ясалырга, аерым алганда, саклану системалары кабынып китәргә мөмкин.
Моннан тыш мондый вакытта кайберәүләрнең баш авырту, хәлсезлек, кан басымы “сикерү”, йокысызлык кичерүе бар. Галимнәр моны магнит кырында тирбәлешләр булганда кан йөрешенең акрынаюы һәм тукымаларга кислородның җитми башлавы белән аңлата.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
https://vatantat.ru/2025/04/166649/
https://vatantat.ru/2024/12/157785/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез