Соңгы биш елда илкүләм проектлар һәм республика программалары буена 22 меңнән артык социаль объект төзекләндерелде. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында әйтте.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проект һәм программаларның төп максатын искә төшерде. «Республикада илкүләм проектлар һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәбез. Аларның төп максаты – халыкның тормышын яхшырту», – диде Татарстан Рәисе.
Соңгы биш елда Татарстанда 22 меңнән артык социаль әһәмияткә ия объект төзекләндерелгән. Моның өчен 540 млрд сум акча тотылган. Шулай ук 15 млн квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез