Газетага язылу

Соңгы елларда социаль фонд бүлегенең электрон хезмәтләреннән файдаланучылар саны арткан

Ел башыннан бирле Татарстанда 269 меңнән артыграк кеше Социаль фонд бүлегенең электрон хезмәтләреннән файдаланган.

Пенсия, бердәм түләү билгеләү, ана капиталы белән эш итү буенча электрон хезмәтләрне халык бигрәк тә үз иткән. Фонд бүлегенең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, фонд Дәүләт хезмәтләре порталында 100 дән артыграк онлайн сервис булдырган. Соңгы 5 ел эчендә электрон хезмәт алучылар саны 1 072 684 кә җиткән.

 

Онлайн сервислар фонд эшчәнлегенең пенсия билгеләү, «больничный» түләү, социаль пособиеләр, балалы гаиләләргә түләүләр кебек барлык юнәлешләрен үз эченә алган. Булачак пенсионерларга электрон хезмәт кенәгәсе, шәхси счеты мәгълүматларын тикшерү-барлау, пенсия тупланмасын алуга гариза тапшыру яки пенсия алды яшенә җитүен раслаучы белешмә алу мөмкинлеген булдырган сервислар бар. Инвалидлар исә кирәк-ярак белән тәэмин итүгә яки махсус урыннарга бушлай кую өчен автомобилен теркәүгә гариза тапшыра ала.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре