“Бу елның беренче яртысында Татарстанда ваклап сату әйләнеше 928,3 миллиард сум тәшкил итте. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу – 7,2 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткечләр республикада яшәүчеләрнең сатып алу сәләте саклануы турында сөйли. Татарстан ваклап сату әйләнеше буенча Идел буе федераль округында – беренче, ил күләмендә – алтынчы урында тора. Соңгы җиде елда Татарстанда азык-төлек кибетләре челтәре 2,5 тапкыр артты”, – диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, республиканың азык-төлек базары өч зур федераль гигант – Х5, Магнит һәм Лента арасында бүленгән диярлек. Алар ваклап сату кибетләренең 80 процентын диярлек контрольдә тота. “Августина, Трафик, Находка кебек төбәк челтәрләренә азык-төлек товарлары сату әйләнешенең 10 проценты чамасы туры килә”, – диде Надир Закиров.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез