Соңгы тәүлектә 62 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус йоктыруның 62 яңа очрагы теркәлде. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Республикада пандемия башланганнан бирле авыручыларның гомуми саны 9 мең 428 кешегә җитте.

Любовь Авдонина хәбәр иткәнчә, чирнең тәүлек эчендә үсеше 0,7 процент дәрәҗәсендә тора. Уртача атналык күрсәткеч тә шундый ук.

Мәктәпләргә килгәндә, 9 сыйныф карантинга күчерелгән. Болар Казанда һәм Менделеевскта - дүрт, Түбән Камада бер сыйныф. Республиканың мәгариф учреждениеләрендә пандемия башыннан бирле чир йоктыруның 158 очрагы табылган. Коронавирус 37 студентта һәм 81 укытучыда расланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

статистика коронавирус ковид

Көн хәбәре