«Татарстан тотрыклы рәвештә социаль-икътисадый үсешнең югары нәтиҗәләрен күрсәтә һәм төп күрсәткечләр - инвестицияләрдән һәм сәнәгатьтән алып шәһәр мохите сыйфатына кадәр әйдәп баручылар рәтенә керә. Бу төбәктәге идарә командасының килешеп эшләве һәм федераль үсеш чараларыннан нәтиҗәле файдалана белүе нәтиҗәсе", - диде ул.
Святослав Сорокин әйтүенчә, республикадагы "Алабуга" һәм "Иннополис" махсус икътисадый зоналары күп еллар дәвамында үзләренең нәтиҗәлелеген раслый һәм илдәге иң уңышлы мәйданнарның берсе булып калалар. "Үсеш күрсәткечләрен киметмәү һәм алга таба да инвестицион активлыкны арттыру өчен мөмкин булган барлык чаралардан файдалану мөһим", - диде Россия икътисадый үсеш министры урынбасары.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез