Районда үзмәшгульләргә ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә. Хәзер Совет районында 28 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә. Районның сәүдә үзәкләрендә уздырыла торган ярминкәләр аларның продукциясен сатуда зур ярдәм күрсәтә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе»дә Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләде.
Аның сүзләренчә, мәшгульлеккә эзлекле ярдәм күрсәтү районга эшсезлек дәрәҗәсен киметергә мөмкинлек бирә. Бүгенгә рәсми рәвештә 290 эшсез теркәлгән – бу үткән ел белән чагыштырганда азрак. Шул ук вакытта бер эшсезгә уртача сигез вакансия туры килә икән.
– Районның үсеше төгәл эшләрдән тора: яңа торак төзү, ишегалларын төзекләндерү һәм социаль объектларны ремонтлау. Әмма һәр шәһәр кешесе өчен уңайлылыкның нигезе аның йортының төзек хәлдә булуы, – дип әйтеп үтте үз чыгышында Роман Фәтхетдинов. Биналарга капиталь ремонт ясаудан тыш, районда керү юлларын һәм подъездларны яңарту эшләре хакында да онытмыйлар булып чыкты. Мәсәлән, узган ел 74 йортта 235 подъезд яңартылган. Быел хакимият 60 йортта тагын 151 подъездны тәртипкә китерергә җыена. Былтыр 16 күпфатирлы йорт һәм 1,6 меңнән артык шәхси торак йорт файдалануга тапшырылган булган. Динамика быел да сакланачак, дип вәгъдә иттеләр. Тапшыруга тагын 16 йорт әзерләнә икән. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ассызыклаганча, район актив рәвештә үзгәрә, заманча торак үзәгенә әверелә.
– Төп төзелеш урыннары Вознесение тракты тирәсендә, шулай ук Ипподром һәм «МЕГА» сәүдә үзәге янындагы кварталларда тупланган. Якын киләчәктә бу микрорайонда халык саны тагын 18 мең кешегә артачак. Бу үз чиратында бездән торак төзелеше, транспорт белән тәэмин ителеш, социаль инфраструктура һәм эш урыннары булдыруны контрольдә тотуны таләп итә, – дип билгеләде Рөстәм Гафаров.
Роман Фәтхетдинов районда социаль инфраструктура үсеш алуын да билгеләп үтте. Әйтик, узган ел «Лето» торак комплексында 1224 урынлы 123 нче лицей, шулай ук «Яратам» торак комплексында 260 урынлы «Беренче» балалар бакчасы ачылган. Соңгы биш елда Совет районында гына да 10 яңа балалар бакчасы һәм 6 мәктәп барлыкка килгән. Ишегалларын тәртипкә китерү эше дә читтә калмый булып чыкты. Быел биредә 75 ишегалдын яңарту каралган.
– Комплекслы төзекләндерүнең мөһим өлеше булып йорт яны территорияләрен ташландык автомобильләрдән азат итү тора. Узган елда районның ишегалларыннан 51 шундый транспорт чарасы эвакуацияләнгән. Башкарылган эшнең масштабына карамастан, инфраструктураны яңартуга ихтыяҗ саклана. Төзекләндерүгә чиратта 126 йорт тора, анда 50 меңгә якын кеше яши, – дип белдерде спикер.
Шәһәр халкының соңгы вакытта спорт белән актив шөгыльләнүен онытырга ярамый. Шуны күз уңында тотып быел Совет районында алты яңа универсаль спорт мәйданчыгын урнаштырырга булганнар. Районда яшәүчеләрнең 68 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә икән. «Бу – безнең дөрес юнәлештә баруыбызның күрсәткече, ә спорт безнең кешеләр өчен яшәү рәвешенә әверелә бара», – дип ассызыклады Роман Фәтхетдинов. Хәзерге вакытта район территориясендә 249 универсаль мәйданчык эшли, алар торак йортларга мөмкин кадәр якынрак урнашкан. Аерым алганда, якын арада яңа мәйданчык Чебакса бистәсендә төзеләчәк – ул җирле халыкны җәлеп итү үзәгенә һәм бистә бәйрәмнәрен уздыру мәйданчыгына әверелер дип көтелә.
Совет районы елгаларга бай булганлыктан, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе язгы ташуга бәйле вазгыятьне аерым контрольгә алырга чакырды. Көннәр җылыну сәбәпле торак секторны һәм инфраструктура объектларын су басуны булдырмау шәһәр хезмәтләренең өстенлекле бурычы булып тора.
– Район кечкенә – Нокса, Киндерле, Вертелевка кебек елгаларга бай. Яз айларында алардан район халкына куркыныч яный. Бигрәк тә көннәр кискен җылыткан вакытларда. Әлегә төнлә температураның минус булуы безнең файдага, әмма без тәүлек буена вазгыятьне күзәтеп торырга тиеш, – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров. Роман Фәтхетдинов, үз чиратында, бүгенге көндә профильле хезмәтләр яр буе зоналарының 46 километрлы участогын чистарту буенча киң күләмле эшләр алып барылуын әйтте.
– Район башлыгы билгеләп үткәнчә, әлеге чараларның төп максаты куркынычларны киметү, торак йортларны һәм юлларны язгы ташулардан саклау. Су күләмен контрольдә тоту эше оператив һәм тәүлек буе алып барыла, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез