Лаеш шәһәрендә яшәүче, Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов татарстанлыларга видео аша мөрәҗәгать итте һәм үзизоляция режимын катгый үтәргә чакырды.
Лаеш районының мактаулы кешесе Борис Кириллович Кузнецов хәзер чараларда видео-конференц-элемтә режимында катнаша һәм якын кешеләре белән аралаша ала.
[yotuwp type="videos" id="gIMNUaUb16E" ]
Кичә Лаеш районында урнашкан иң эре компанияләрнең берсе Бөек Ватан сугышы ветеранына компьютер бүләк иткән.
Герой үзе үзизоляция режимын катгый үти. Аңа кирәкле даруларны һәм азык-төлекне волонтерлар китерә, дип хәбәр итә Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез