Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов белдерде.
«Барлыгы ун зона этабы планлаштырыла. Аларның беренчесе 27 февральдә Әлмәт шәһәрендә узачак. 1 апрельдә исә Яшел Үзән районында төгәлләнә. Алга таба 11–16 апрельдә фестивальнең финалы узачак, ә ул 23 апрельдә гала-концерт белән тәмамланачак», – диде Дмитрий Туманов.
Гомумән алганда, бу сезонга «вокал», «хореография» һәм «конферанс» номинацияләрендә 2,5 меңнән артык иҗади номер әзерләнгән. Яшь талантларны «Созвездие – Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенә актив кушылырга һәм Татарстанның зур мәдәни вакыйгасының бер өлеше булырга чакыралар. Әзерлек чорында берничә ай дәвамында республика муниципаль районнары шәһәрләрендә яшь артистлар һәм аларның педагоглары өчен Россиянең, Татарстанның әйдәп баручы педагогларыннан, мәдәният-сәнгать эшлеклеләреннән хореография, вокал, сәхнә сөйләме, сәнгать образы тудыру буенча «түгәрәк өстәл»ләр, консультацияләр, мастер-класслар узган.
Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Владислав Усанов белдерүенчә, фестиваль ул – тулысынча формалашкан система. Анда яшь кеше Россиянең һәм Татарстанның иң яхшы югары уку йортларына укырга керү мөмкинлеге ала. Усанов билгеләп үткәнчә, фестиваль Татарстанның да, гомумән, Россиянең дә яшьләр сәясәтенең үзенчәлекле проекты булып тора.
Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова сүзләренчә, «Созвездие – Йолдызлык» телевизион эстрада сәнгате фестивалендә катнашкан балалар кайда да югалып калмый.
«Әлеге проект үзенең географиясе, катнашучылары белән ел да сөендерә. Соңгы елларда бик югары дәрәҗәдә оештырыла. Фестивальнең сәнгать дөньясында тәрбияви яктан да урыны бик зур. Биредә җәмгыятькә файдалы шәхесләр үсеп чыга, фестивальдә катнашканнарның күбесе бүген җитәкче урыннарында эшли. Бу фестивальнең мөһимлеген, тәрбияләвен күрсәтә. Район җитәкчеләре дә проектка бик нык ярдәм итә. Балаларның безнең киләчәгебез булуын аңлап эш йөртәләр. Бу – бик матур күренеш», – диде Нурия Һашимова.
Дмитрий Туманов фикеренчә исә, «Созвездие – Йолдызлык» – яшь талантларның иҗади конкурсы гына түгел, ә гражданлык һәм патриотлык мәктәбе дә.
– Хәрәкәттә катнашучылар ел саен мәктәпләрдә, госпитальләрдә, хастаханәләрдә чыгыш ясыйлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен концертлар бирәләр, хәйрия акцияләре үткәрәләр, шәһәр һәм республика чараларыннан да читтә калмыйлар. Буыннар алмашынуын хуплап, 25 ел эшләү дәверендә фестиваль республиканың яшь иҗади кадрлары өчен чын мәктәпкә һәм карьера баскычына әверелде, – ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез