«Спартак» күрсәтәчәк: «Рубин» нинди хәлдә булганы ачыкланачак

«Рубин»ның инде 14 матч дәвамында үз кырында оттырганы юк. Узган якшәмбедә Казан футболчылары 1:0 исәбе белән «Ростов»ны җиңде һәм турнир таблицасында дүртенче урынга күтәрелде.

Бер караганда, арттан өченче урында бара торган команданы җиңүгә әллә ни гаҗәпләнеп тә булмый. Әмма бу очрашу алдыннан «Рубин»ның рәттән ике матчта тар-мар ителгәнен искә алуның да артыгы булмас. Казан командасы башта 1:5 исәбе белән Мәскәүдә ЦСКАга оттырды. Ә аннары Санкт-Петербургта Россия Кубогы очрашуында «Зенит» безнекеләр капкасына җавапсыз 3 туп кертте.

Ничек кенә булмасын, «Ростов»ка каршы узган очрашуда өстенлек «Рубин» ягында булды, әмма Казан уенчылары үзләре тудырган мөмкинлекләрне үзләре үк юкка чыгара барды. Әлбәттә, чемпионатның иң нәтиҗәле һөҗүмчеләре сафында йөрүче Мирлинд Дакудан гол көттеләр. Әмма албан футболчысы тупны бер мәртәбә капка баганасына тибеп туры китерү белән генә истә калды. Кем белә, бәлки, аяклары Казан стадионында булып, башкайлары башка җирдәдер? Узган атнада һөҗүмче белән итальяннарның мәшһүр «Фиорентина» клубы кызыксынуы турында хәбәрләр пәйда булды. Бу сүзләрне башкала клубында да кире какмадылар. Дөрес булса, итальяннар уенчыны үзләренеке итү өчен 20 миллион евро түләргә тәкъдим иткәннәр. Андый акчага, әлбәттә, Дакуны, төенчекләрен җыеп, самолет эченә күтәреп алып кереп утыртырга да мөмкиннәр.

Очрашудагы бердәнбер тупны алдагы матчлардагы нәтиҗәләр аркасында ярыйсы гына тәнкыйть ителгән Дмитрий Кабутов кертте. Әлеге өч очко «Рубин»га турнир таблицасында берничә сәгатькә икенче урынга күтәрелергә мөмкинлек бирде. Әмма баш тренер Рәшит Рәхимов команданың хәлен үзе дә яхшы чамалый, уенчыларына да хыялга бирелергә ирек бирми. «Турнир таблицасында өскә күтәрелдек дисезме? Мин аңа игътибар итмим. Һәрвакыт алай була алмый. Кулдан килгәнне артыгы белән файдаланабыз. Нәрсәгә сәләтле булуыбыз күренеп тора. Бу хәлләргә аек акыл белән карыйм», – диде ул.

«Рубин»ның нинди хәлдә булганы бүгенге «Ростов» яки «Сочи» түгел, ә көчлерәк командаларга каршы уза торган очрашуларда ачыклана. Киләсе матчта Казан командасы үз кырында «Спартак» белән очраша. Көндәш бик усал: яңа сезонда нибары 5 очко җыя алдылар һәм турнир таблицасында арттан дүртенче урында баралар. Ә Мәскәү клубының меңләгән җанатары «Ак барс Арена»ны үз стадионы итәргә тырышачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре