«Спутник V» һәм гриппка каршы вакциналар комбинациясе, бер үк вакытта ясаткан очракта, аларның нәтиҗәлелеген көчәйтергә мөмкин. РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко ТАСС агентлыгына шулай дип белдерде.
«Беренче нәтиҗәләр мондый комбинациянең мөмкин икәнлеген һәм хәтта нәтиҗәлелекне көчәйтүен күрсәтә», - диде ведомство башлыгы.
Россия туры инвестицияләр фондында искәртүләренчә, «Спутник Лайт» препараты (ул «Спутник V» вакцинасының беренче компонентын хәтерләтә) коронавирус инфекциясенә каршы башка вакциналар белән бергә кулланган очракта куркынычсыз булуын күрсәтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез