“Спутник V” прививкасының нинди тискәре тәэсире булуын әйткәннәр

Аргентинаның Сәламәтлек саклау министрлыгы “Спутник V” прививкасының организмга еш очрый торган тискәре тәэсирләрен санап үткән.

Аргентинаның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, “Спутник V” прививкасының еш очрый торган тискәре тәэсире – баш авырту һәм тән температурасы күтәрелү. Болар препарат инструкциясендә язылган мәгълүматларга тулысынча туры килә, дип яза Newsler.ru порталы.
Әлеге илдә вакцинадан тискәре реакция 38 мең кешедә ачыкланган. Прививка ясатучыларның нибары 0,5 проценты чамасын тәшкил итә бу. Россия вакцинасы биредә барлыгы 6 миллион 964 мең 344 дозада файдаланылган. Россия турыдан-туры инвестицияләр фондыннан (РФПИ – илебез вакцинасын чит илләргә таныту-җибәрү белән шөгыльләнә) аңлатып үтелгәнчә, Аргентина белгечләренең тикшеренү нәтиҗәләре “Спутник V” прививкасының сәламәтлек өчен куркынычсызлыгын гына раслый.
Исегезгә төшерәбез: “Спутник V” вакцинасы 67 илдә (гомуми халык саны – 3,4 миллиард кешедән артыграк) хупланган инде. Аның нәтиҗәсе 97,6% тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре