Чистайда 51 яшьлек хатын-кыз мошенникларның, “дивиденд түлибез” дигән сүзләренә ышанып, бер миллион сумнан артыграк акчасын югалткан. Бу хакта “KazanFirst” Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
Акчасыз калган хатын-кыз полициядә сөйләп үткәнчә, ул мессенджерда СССРда туганнарга дивидендлар түләүне вәгъдә иткән реклама күргән. Кызыксынып, сылтамага баскан. Шуннан соң аңа бер туташ шалтыратып, үзен инвестицион компания белгече буларак таныштырган.
“Белгеч” хатын-кызны, янәсе зур керем вәгъдә итәрдәй табышлы проектларга акча салырга күндергән. Хатын-кыз башта – 8 000, шуннан соң – 10 000 сум күчергән. Шулай итеп, бер ай эчендә ул мошенниклар счетларына барлыгы 1 миллион сумнан артыграк акча җибәргән. Тик дивидендларны күрмәү генә түгел, үз акчасыннан да мәхрүм калган.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез