Документ хосусый милектәге җир кишәрлекләрендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруның һәм алардан файдалануның аерым тәртибен билгели.
Закон проекты муниципаль берәмлекләрдән килеп ирешкән күпсанлы мөрәҗәгатьләреннән соң эшләнгән. Чөнки шәхси кишәрлекләрдә стационар булмаган сәүдә объектлары тәртипсез рәвештә урнаша: җир хуҗасы киосклар, павильоннар һәм башка сәүдә объектларын үзе теләгәнчә урнаштыра. Нәтиҗәдә мондый объектларның шактый өлеше расланган схемаларга туры килми. Бу урамнарның тышкы кыяфәтендә һәм кулланучылар базары инфраструктурасының системалы үсешендә чагыла. Шул ук вакытта территорияләрне төзекләндерү һәм халыкны сәүдә объектлары белән тәэмин итү өчен җаваплылык муниципалитетларга йөкләнгән. Алга таба әлеге мәсьәләне җайга салу мәсьәләләре закон нигезендә билгеләнәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез