Газетага язылу

Стагфляция фәкыйрьлек вәгъдә итә

Үткән атна ахырында безнең өчен иң мөһим вакыйга – Әбү-Дабидагы Россия–Украина–АКШ делегацияләренең ябык ишекләр артындагы өчьяклы сөйләшүләре булды.

Саммит турында мәгълүмат бик кысып кына чыгарылды, конкрет берни дә әйтелмәде. Әмма делегацияләрне хәрбиләр җитәкләве – җитди сигнал ул, димәк, сугыш хәрәкәтләрен туктату турында сөйләшәчәкләр. Тыныч килешүгә дә, ихтимал, Путин – Зеленский түгел, югары хәрби җитәкчелек имза салыр. Әмма тынычлык урнашу датасы турында берни дә әйтеп булмый. Көзгә кадәр дигән сүзләр дә йөри, 24 февральгә кадәр дигәне дә бар.

 

Килешү никадәр тизрәк булса, ике як өчен дә шулкадәр яхшырак. Үткән атнада французлар беренче тапкыр, кыюланып, Россия нефтен йөртә торган танкерга хәрби десант төшерде һәм аны кулга алды. Күрәсең, Трамп Пандора ящигын ачканнан соң, бу эш җиңеләйгәндер. Россия нефтен диңгез аша ташу темплары кискен рәвештә кими. Бәя дә түбән. Бу бюджетка өстәмә кыенлыклар вәгъдә итә.

 

Рәсми аналитикларның ил икътисады турында ясаган нәтиҗәләре куанычлы түгел. Сәнәгать стагфляция дигән зонага ышанычлы адымнар белән кереп бара. Җитештерү кими, бәяләр үсә. Соңгысының үсү темплары көтелгәннән һәм вәгъдә ителгәннән югарырак. Финанс министрының өстәмә кыйммәт салымын күтәрү бәя үсешенә китермәячәк дигән вәгъдәсе суга сәнәк белән язылган булып чыкты. Бәянең күтәрелүе бюджет керемнәренең артуын гарантияләми ләкин. 2025 елда автомобиль сату статистикасы шуны күрсәтә. Машина бәяләре күтәрелү акчалата керемнәрнең артуына китермәгән. Акчалата күләмдә автобазар 7,8 процентка кимегән. Бәяләр кискен күтәрелүгә кулланучылар машина сатып алуны кискен киметеп җавап биргән. Россиядә Кытай автомобильләре салоннары массакүләм рәвештә ябыла дигән хәбәрләр бар. Бу халык үзебезнекен сатып ала дигәнне аңлатмый ләкин. Фәкыйрьлек көчәя дигән фикерне генә дәлилли.

 

Федераль газеталарның берсе «Приоритетная поддержка потребуется почти всем отраслям экономики» дигән язма бастырды. Хөкүмәт аерым тармакларга ярдәм күрсәтү өчен исемлек булдырган, әмма икътисад тулаем батып бара. Ярдәм итү өчен акча табасы да бар бит әле. Моның өчен Россия нефтенә яңадан базарны ачу кирәк. Бу Украина конфликтының төгәлләнүенә бәйле.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

                                      

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре