Газетага язылу

«Сталин лачыннары» Пилотсыз системалар гаскәрләре подразделениесенә кандидатларны җыю дәвам итә

«Сталин лачыннары» Пилотсыз системалар гаскәрләре подразделениесенә хезмәт итүгә кандидатлар җыю сентябрь азагына кадәр озайтыла.

«Варяг» Пилотсыз системалар гаскәрләренең 50 нче аерым бригадасына керүче әлеге подразделение контракт буенча хезмәт итү өчен хәрби хезмәткәрләр җыя. Сайлап алу аша узучылар 2,9 миллион сум күләмендә бер тапкыр түләү белән бергә, аена 1 миллион сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин.

50 нче бригада белән махсус контракт бер елга төзелә һәм автомат рәвештә озайтуны күздә тотмый. Подразделение «Герань»  кебек еракка очучы пилотсыз системалар куллану буенча махсуслашкан. Сайлап алу аша узучылар, бурычларны үтәүгә керешкәнче, ике айлык курслар уза. Тагын бер ай ял бирелә.

Вазыйфасына карап, хәрби хезмәткәрләргә: техникка – аена 600 мең сумнан алып, инженерга – 650 мең сум, пилотка – 750 мең сум, штурманга – 900 мең сум, расчет командирына – 1 миллион сумга кадәр акча тәкъдим ителә.

Кандидатларны сайлаганда белем һәм техник әзерлек дәрәҗәсе генә түгел, бәлки компьютер уеннары тәҗрибәсе дә игътибарга алына.

«Элек күп уйнаган егетләргә, аеруча приставка аша уйнаганнарга яңа белемнәрне үзләштерү күпкә җиңелрәк, чөнки пилотсыз системалар шундый ук пульттан идарә ителә», – дигән «Скрим» позывнойлы хәрби «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Махсус техник белемгә ия булу мәҗбүри түгел. Кандидатлар теоретик әзерлекне Татарстанда подразделениенең укыту-өйрәтү базасында уза. Егетләрне башта инженер һәм пилотсыз очкычны җыючы буларак әзерлиләр, шуннан соң аларга пилотсыз системаны идарә итүгә рөхсәт бирелә.

Кандидатлар  башта «Битва  дронов» симуляторында өйрәнә. Шуннан соң Arma 3 һәм GTA V видеоуеннар базасындагы симуляторларда дроннар белән идарә итү буенча күнегүләргә күчә.

Соңыннан гына практик дәресләр һәм чынбарлыктагы мишеньнәр белән тренажерларда күнегүләр башлана.

Һәр этап берәр атна чамасы дәвам итә. Ике айлык курс азагында егетләр имтихан тапшыра.

Татарстанда бер үк вакытта башка юнәлешләр (Кораллы көчләргә бәйле) буенча да  кандидатлар җыю эше алып барыла. Алар арасында – Африка корпусы һәм «Рубикон» Перспективалы пилотсыз технологияләр үзәге.

Татарстанда контракт төзү шартлары турында тәфсилле мәгълүматлар белән телефон аша (8 800 222-59-00) һәм  сайтта танышырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре