Иран нефтенең базарга әйләнеп кайтуы баррель бәясенә көчле йогынты ясаячак. Ливан фронтында Израильне авызлыклау өчен, Пакыстан, АКШ, Иран, Ливан һәм Катардан торган структура төзелде. Бу уңайдан Израильдә хәвеф көчәйде. Нетаньяху элекке стратегик эшләр министры Рон Дермерга ашыгыч рәвештә Вашингтон белән сөйләшүләргә кушылырга әмер бирде, диделәр. Бер үк вакытта Нетаньяху Көньяк Ливаннан китәргә җыенмавын белдерә. Трамп исә бу проблеманы тиз хәл итәргә вәгъдә бирә. Сиончылар үз солдатларына һөҗүмнәрне туктатырга әмер бирделәр шулай да. АКШ ярдәменнән башка израильлеләр берни дә эшли алмас иде, билгеле. ЦАХАЛның (Израиль армиясе) элекке спикеры Джонатан Конрикус Израильнең үзен якларга сәләтсез булуын, үз хәрби сәнәгате булмау сәбәпле, АКШка тулысынча бәйлелеген, моның киресен раслаучы сәясәтчеләрнең көчле ялгышуларын әйтте. Америка сәясәтчеләре арасында да АКШ бер айга ярдәмне туктатса, Израильнең юкка чыгачагын белдерүчеләр бар.
Израильне яклаучылар бер АКШта гына түгел, билгеле. Бөекбритания бар, мәсәлән. Англиянең үзендә вазгыять бик киеренке. Ил икътисадый яктан бик көчсезләнде. Хаталы адымнарны күп ясау элекке империяне авыр кризис чигенә китереп терәде. Соңгы елларда анда бер Премьер-министр да дилбегәне озак тота алмый. Хәзерге лидер Кир Стармер популярлыгын тәмам югалтты. Ике ел элек ул ышанычлы җиңү яулаган иде. Хәзер үз партиясе эчендә дә аннан канәгатьсезлек көчәя. Җирле сайлауларда популист партия Reform UK җиңү яулый, «яшелләр» дә уңышка ирешә. Бер-берсен алыштырып идарә итүче лейбористлар һәм консерваторлар сайлаучылар тарафыннан яклау тапмый. Кир Стармер Израиль яклы. Россиягә кискен каршы сәясәт алып баручы да. Үзенең уңышсыз сәясәт алып баруын танып, отставкага китәчәген игълан итте. Аның урынын сентябрьдә Энди Бёрнем алыр, диләр. Бёрнем – шулай ук Израиль тарафдары. Әмма хакимлеккә кем генә килмәсен, Англия глобаль кризисның авангардында калачак. Бөтендөнья финанс үзәкләренең берсе булып танылган дәүләт үзенең җимерелүенә таба ышанычлы адымнар ясый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез