Студентлар яңа уку елын битлек-пирчәткәдән каршылаячак

Бу хакта журналистлар белән очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Марина Трофимова хәбәр итте.

Татарстан югары уку йортларында дәресләр вакытында студентлар битлек кияргә тиеш булачак. Укытучыларга исә пирчәткә дә кию мәҗбүри. Иҗади, практик дәресләр барышында аларны салу рөхсәт ителәчәк.

Уку йортларына да таләпләр бар. Әйтик, температурагы көнгә ике тапкыр үлчәп тору, санитайзерлар булу, тәнәфес вакытында бүлмәне җилләндерү шарт. Бина эче дезинфекцияләнергә тиеш.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

студентлар уку йорты

Көн хәбәре