Газетага язылу

Студентлар кайларда хезмәт куя?

Теләк булса, беләк карышмый. Бүгенге яшьләр кайларда гына эшләми: кырларда кәбестә, кишер җыя, заводта балык чистарта, төзелештә кирпеч өя... Кышын көрткә баткан урамнарны кардан арындырырга да булыша алар. Узган ел республика студентлар отрядлары 15 950 кешене эшле иткән.

Студентлар кайларда хезмәт куя?
Татар информ

Хезмәт хаклары 35 мең сумнан башлана, хәтта 200 мең сум алучылар да бар. Студентларны ничек эшле һәм ашлы итүләре турында Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

«Россия Студентлар отрядлары» оешмасының Татарстандагы җитәкчесе Сөмбел Латыйпова укыган чакта ук студент отрядларында эш тәмен белергә өйрәнгән.

– 20 яшьтә Камчаткада балык заводында эшләдем. Авырлыгын сизмәдем. Авыл кызы булуым булышкандыр, мөгаен. Ялкау булмасаң, эшләп була, – ди ул.

Хәзерге вакытта хезмәт отрядларындагы егет-кызларның күбесе – Казан дәүләт аграр университеты, районнардагы аграр көллиятләрдә белем алучы студентлар. Яшьләрне «Чистополье», «Ак барс» оешмалары эшкә ала. Узган җәй Әлмәт районында студентлар кәбестә, кишер җыйган.

– Моңа кадәр яшелчәчелек юнәлешендә эшләгән юк иде. Бәлкем алга таба җиләк-җимешләр дә җыеп булыр. Ни өчен дигәндә, республикада җиләк-җимеш күп үсә, – диде ул.

Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров Татарстанны хезмәт ресурслары өчен «магнит төбәк» дип атады. Узган ел дүрт бөтенроссия һәм ике төбәкара проект буенча 4556 кеше эшкә урнашкан. 3791 студент илнең 58 төбәгеннән килеп хезмәт куйган.

– «Алабуга» махсус икътисадый зонасында аерым казанышлар бар. Әлеге хәрәкәт тарихында беренче тапкыр берьюлы эшкә урнаштырылган яшьләр саны буенча Россия рекорды куелды. Төзелеш юнәлешләрендә – 1941, хезмәт отрядлары буенча – 954 кеше. Былтыр «Алабуга» МИЗ, КАМАЗ, «Позис»та эшләүче яшьләрнең 724 е хезмәтен шунда дәвам итте. Моннан тыш, Чаллы, Зәй, Казан, Алабугада 4 меңгә якын студент эшле булды, – диде Азат Кадыйров.

Яшьләр арасында Төркия, Мисырга барып эшләүчеләр дә юк түгел. Минск трактор заводы белән дә элемтә урнаштырганнар. Үз чиратында белорус яшьләре безнең лагерьларда әйдаман булып хезмәт куя. Азат Кадыйров студентларга өстәмә эшче һөнәр алу мөмкинлекләренә дә тукталды. Әйтик, узган ел 6181 студент 43 уку йорты һәм студентлар отрядлары базасында 94 һөнәргә өйрәнгән. Әлеге яшьләрнең 62 проценты Татарстанның сәнәгать предприятиеләрендә, оборона-сәнәгать комплексы объектларында эшләү өчен әзерләнгән.

Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры Василий Ислаев әйтүенчә, төп бурыч – эш белгән кадрлар әзерләү.

– Быел эшче белгечлекләр буенча ким дигәндә 5 мең кешене укытырга җыенабыз. Укулар 18 районның мәгариф оешмалары базасында 81 һөнәр буенча алып барылачак. Шунысы мөһим, бу студентлар өчен бушлай уку һәм аларга эшче һөнәре алырга мөмкинлек бирә, – диде ул. – Яңа юнәлешләрне без яңа һөнәрләр дип атыйбыз. Җитештерү өлкәсендә өйрәнәсе һөнәрләр күп әле. Электр монтажчыдан алып, фәнни-техник үзәкләрдәге эшләргә кадәр. Без фәнни җитештерүгә игътибар бирәчәкбез.

Быел Чаллыга – 400, «КамАЗ» автомобиле чыгарыла башлауга – 50 ел. Шул уңайдан 25–28 июнь көннәрендә Студентлар отрядлары ветераннарының бөтенроссия слеты узачак.

Белешмә

Россия студент отрядлары – Россия яшьләренең иң зур хезмәт хәрәкәте. 1959 елдан башлап студентлар отрядлары мәктәбен 20 миллионнан артык кеше узган. 2025 елда Россия студентлар отрядларында илнең 85 төбәгеннән 400 меңнән артык студент һәм укучы исәпләнә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре