КФУның Универсиада авылында студентлар яши торган тулай торакларны төзекләндергәннәр. 960 урынга исәпләнгән 264 бүлмә бу. Ниләр үзгәргән? Студентларга урыннар җитәме? БРИКС саммиты вакытында алар кайда яшәячәк? Журналистлар өчен оештырылган пресс-турда барысын да җентекләп аңлаттылар.
КФУның студентлар шәһәрчеге директоры Радик Николаев, Яшьләр сәясәте буенча департамент директоры Юлия Виноградова безне төзекләндерелгән өч корпус, андагы шартлар белән таныштырды. Студентлар әле ялга таралышып бетмәгән.
– Ремонт эшләре башлаганчы, тулай торакта яшәүче студентлар арасында мониторниг уздырдык. Анда аларның яртысы катнашты. Нәрсәләрне яхшыртырга кирәк дип, фикерләрен сораштырдык. Ремонт үткәргәндә студентларның теләкләрен исәпкә алдык, – диде Юлия Виноградова.
Кайсы бүлмәгә керсәң дә, студентлар бары яхшы фикерләр генә әйтә. Кемдер тәрәзәгә яңа жалюзи куйганга сөенә. Кояш нурлары төшеп интектерми икән хәзер. Яңа матраста йоклау да рәхәтрәк. Әйберләр урнаштыру өчен зуррак шкафлар да барлыкка килгән. Юыну бүлмәләре дә яңартылган. Чиста булгач, тараканнар да юк. Кыскасы, яшьләр канәгать.
– Аш-су бүлмәсенә өр-яңа гарнитур куйдылар. Мин пешерергә яратам. Хәзер ризыкларны тагын да илһамланып әзерләячәкмен. Обойларны алыштырдылар, яңа киштәләр элделәр. Элек тә шартлар әйбәт иде, хәзер бүлмәбез тагын да ямьләнеп китте, – дип сөенә психология факультеты студенты Валерея Гусан.
КФУ тулай торакларында ремонт 2023 елда тулай торакларны төзекләндерү федераль программасы буенча башланган. Универсиада – 2013 мирасы булган Универсиада авылындагы корпусларны яңарту әллә ни таләп итмәгән. Ә менә 1970 елдан бирле ремонт күрмәгән студентлар шәһәрчегендә шактый чыгымнар киткән. Анда инженерлык, электр челтәрләреннән башлап, лифт, җиһазлар, урын-җирләргә кадәр алыштырылган. Юыну бүлмәләренә яңа душ кабиналары куйганнар. Бүлмәләрнең диварлары факультет төсенә карап обойланган. Кайдадыр ул зәңгәрсу, кайдадыр – әфлисун төсендә.
Хәзерге вакытта 3, 4, 6 нчы тулай торакларда ремонт эшләре төгәлләнгән инде. Анда 1800 студент өчен шартлар яхшыртылган. 1 июльдән Универсида авылындагы өч корпуска студентларны урнаштырганнар. Ремонт барышында һәр студентка яшәү урыны тәкъдим ителгән. Имтиханнар төгәлләнгәч, кабат үз бүлмәләренә кайткан алар. 2025 елда ремонт тагын дәвам итәчәк әле.
Радик Николаев белдергәнчә, КФУ тулай торакларында барлыгы 14600дән артык кеше яши. Гадел Кутуй, Пушкин, Кызыл Позиция, Бутлеров урамнарында да тулай тораклар бар. Студентларның 9600е Универсиада авылында көн күрә. Лаеш район үзәге кадәр бу. Чит ил студентларының саны – 4 мең.
– Бөтен студентлар да яшәү шартларыннан канәгатьме? – дип сорадык аннан.
– Төрле студентлар бар. Кайберләренең яшәү шартларын үзгәртәсе килми. Ялкаулык дигән нәрсә бар бит бездә. Күбесе яхшы итеп кабул итә. Кемдер коттедждан яшәргә килә. Мин – мәсәлән, авыл кешесе. Миңа бар да ошый, яшәү урыннары бик әйбәт. Күбесе риза, – дип җавап бирде Радик Николаев.
Октябрь аенда башкалада БРИКС саммиты үтә. Дөньяның төрле илләреннән кунаклар киләчәк. Шул сәбәпле, КФУда яңа уку елы 1 ноябрьдә генә башлана. Бу Универсиада авылына җәмәгать тәртибен саклаучыларны урнаштыруга бәйле. 31 корпусның 18енә хокук сакчылары урнаштырылачак. Калганнарында студентлар яшәвен дәвам иттерчәк. Төзекләндерелгән тулай тораклардагы яшьләрне беркая да җибәрергә җыенмыйлар.
– Студентларга урыннар җитә. Иң беренче булып, БДИда 100 балл туплаучыларны урнаштырабыз. Башка уку алдынгыларына өстенлек бирелми. Өч ел элек андый тәртип бар иде, хәзер юк. Тулай торакка мохтаҗ булганнарның барысын да кабул итәбез. Әлегә урыннар кытлыгы юк, – диде Юлия Виноградова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез