Бу хакта “Российская газета” MAX мессенджерының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Студентлар хакатоны 16 октябрьдә башланган. Ярышларда 110нан артыграк шәһәрнең 286 вузыннан 2,7 меңнән күбрәк студент катнашкан.
“Студентларның проектлары, уңайлы дәресләр расписаниесеннән алып, югары уку йортының барлык хезмәтләрен бер интерфейска берләштергән күпфункцияле платформага кадәр, бик кирәкле сервисларга әйләнәчәк. Шунысы мөһим – аларның эшләнмәләре вузларга гына түгел, МАХ мессенджерыннан файдаланучыларның һәммәсенә юнәлдерелгән. Болар – көндәлек эшләрдә акыллы ярдәмче, юридик ярдәм буенча бот, төрле бәйлелекләргә каршы көрәшү өчен чат-ботлар, изге эшләр платформасы һәм башкалар”, – дип билгеләп үткән мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Омельчук.
Моңа кадәр мәгълүм булганча, MAXтан файдаланучылар саны 55 миллионнан арткан, ноябрь аенда платформагы керүчеләр саны бер тәүлектә уртача 22,1 миллионнан артып киткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез