Студентлар отрядларында катнашучы яшьләр кайсы һөнәрләрне ешрак сайлый?

Россия студентлар отрядларының Үзәк штабы җитәкчесе Ярослав Зубащенко яшьләр хезмәт отрядларына кушылып, нинди һөнәрләргә өстенлек бирүләре хакында әйтте. Очрашу “Татар-информ” агентлыгында узды.

– Педагогика юнәлешен күп сайлыйлар. Моңа өстәп төзелеш эшендә катнашучылар, поездларга проводник булып эшләргә керүчеләр дә бар. Сәнәгать юнәлеше үсештә, киләчәктә бу юнәлеш популяр булыр дип уйлыйм, – ди Ярослав Зубащенко.

Искәртеп үтик: Россия Студентлар отрядлары – яшьләр арасында иң зур хезмәт хәрәкәте. 1959 елдан башлап 20 миллионнан артык кеше студентлар отрядлары мәктәбен узган. 2024 елда Россия Студентлар отрядлары составында Россиянең 85 төбәгеннән 400 меңнән артык студент һәм мәктәп укучысы хезмәт куйган, алар үзләренең беренче хезмәт тәҗрибәсен, хезмәт хакы алды, ил икътисады үсешенә үз өлешен дә кертте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре