Газетага язылу

Студентлар отряды командиры: «Камчаткада эшләү кыен булмады»

Россия Студентлар отрядының төбәк бүлеге җитәкчесе Сөмбел Латыйпова Камчаткада балык чистарткан. Бу хакта ул Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләде.

Моннан өч ел элек хезмәт отрядына Камчаткада балык эшкәртүче булып барса, бүген инде әлеге хәрәкәтне җитәкли ул.

– Минем өчен студент отрядлары  мавыгу гына түгел, ә чын тормыш мәктәбе. Анда ихтыяр көче ныгый, кичәге студент үзе аңлап хезмәт кешесенә әверелә, – ди Сөмбел.

– Камчаткага эшләргә һәм дөнья күрер өчен барган идем. Балык заводында эшләүнең кыенлыгын сизмәдем. Авыл кызы булуым булышкандыр, мөгаен. Ялкау булмасаң, эшләп була. Тик шунысы бар: һава торышы салкын. Аның әйтүенчә, отрядлар – төзелеш һәм заводлар гына түгел. Бу – патриотик акцияләр, иҗади фестивальләр, спорт ярышлары. Һәркем сәләтен һәм лидерлык сыйфатларын ача ала. Журналистлар  аннан хезмәт отрядына ничек эләгеп булуы турында да кызыксынды. –  Моның өчен төбәк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ә тагын да гадирәге  – укыган вузыңда студентлар отрядлары штабын табу, – дип аңлатты Сөмбел Латыйпова.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре