Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Петр Великий исемендәге Санкт-Петербург политехника университеты студентлары белән бик җылы очрашуы булып узган. Бер студент республика башлыгына гадәти булмаган сорау белән мөрәҗәгать итеп, студентлар ашханәсендә татар халкының милли ризыгын – өчпочмаклар сатуны оештыруга ярдәм итүне сораган.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова үзенең телеграм-каналында очрашуның шушы кечкенә генә өлеше турында сөйләп үткән. “Инженер йөрәгенә юл... өчпочмак аша үтә”, – дип шаярткан ул.
“Кызыксынучылар бар икән, коллегаларыбызга шундый бурыч куя алабыз”, – дип елмаеп җавап биргән студентка Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез