Әгәр идарәче компанияләрнең тәкъдиме булса. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
– Кар күп яву сәбәпле, студентларны җыештыру эшләренә җәлеп итү өчен мөмкинлек бар. Әгәр дә идарәче компанияләр мондый хезмәттәшлеккә әзер булса, министрлык эшне оештыруда ярдәм күрсәтергә риза, – диде Азат Кадыйров.
Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге директоры Василий Ислаев яшьләрнең мондый эшчәнлеккә әзер булуын әйтте. Бүген кайбер урыннарда студентлар кар белән көрәшергә ярдәм итә икән инде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез