Россиядә студентларның 70 проценттан артыграгы Җиңү көнен, бүгенге җәмгыять өчен чиктән тыш мөһим, дип саный. Бу хакта “РИА Новости” Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгының “Неравнодушный человек” платформасы белән берлектә үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләренә таянып яза.
Нәтиҗәләргә караганда, студентларның 71 проценты 9 Майның бүгенге җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия булуын, бары тик 2 проценты гына бәйрәмнең әһәмиятсезлеген билгеләп үткән. Сораштыруда катнашучыларның дүрттән өч өлеше (73 проценты) Җиңү көненең бердәмлек хисен ныгытуы турындагы фикер белән килешкән. Фәкать 7 проценты гына капма-каршы фикердә торуын әйткән.
Респондентларның 62 проценты бу көнне шәхсән билгеләп үтүнең мөһимлеген күрсәткән. Студентларның күпчелеге (80%) бәйрәмгә карата ихтирамлы булуын, горурлык (76%) һәм рәхмәт хисләре (71%) кичерүен белдергән.
Гаилә тарихына килгәндә, студентларның 51 проценты туганнарының Бөек Ватан сугышында катнашуын өстән-өстән генә белүләре турында, 27 проценты исә бабаларының ул еллардагы язмышын бик әйбәт белүләре турында әйткән.
Студентларның яртысы диярлек (46%) Җиңү көнен гаилә кочагында үткәрергә, 39 проценты Җиңү Парадын – телевизор аша карарга, 33 проценты – барып карарга җыенуын белдергән.
Интернет аша сораштыру 9 – 21 апрель аралыгында уздырылган. Анда төрле төбәкләрдән 6 441 студент катнашкан.
Быел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә, 2025 ел – Ватанны саклаучы елы буларак игълан ителде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әле күптән түгел генә сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды. Ул Россиянең бүгенге үсешендә аларның һәркайсының зур өлеше барлыгын искәртте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез