Газетага язылу

Су басу нәтиҗәсендә 538 кешенең гомере өзелгән

Непалда су басу нәтиҗәсендә 538 кеше һәлак булган, 977 кеше хәбәрсез югалган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

26 август иртәсендә илнең төньяк районнарында тау ташлары ишелеп төшү сәбәпле, Лхенде елгасының үзәне буылган һәм нәтиҗәдә көчле ташкын барлыкка килгән.

«538 кешенең мәете табылды, 977 кеше хәбәрсез югалган дип санала», – диелә җирле хакимиятнең соңгы мәгълүматында.

Табигый бәла-казадан 73 кеше зыян күргән, 3742 кеше коткарылуган. Хәзерге вакытта эзләү-коткару эшләрендә 15 меңгә якын кеше катнаша.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре