Газетага язылу

Су җитәрлек дәрәҗәдә кайнар булмаган очракта, акчаны кире кайтарырга мөмкин

Үзәкләштерелгән кайнар су белән тәэмин ителгән күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, суның температурасы билгеләнгән нормаларга туры килмәгән очракта, түләгән акчаларының бер өлешен кире кайтара ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Мәскәү Адвокатлар коллегиясе адвокаты Анастасия Яковлева сөйләгән.

Юрист әйтүенчә, кулланучылар краннан «сыйфатсыз» – салкынча су килүгә карамастан, кайнар су өчен тулы күләмдә түли.

Санитария нормалары (СанПиН) нигезендә, кулланучыга килеп җиткән кайнар суның температурасы Цельсий шкаласы буенча 60 градустан 70 градуска кадәр булырга тиеш. Нормадан тайпылыш төнлә (00:00 сәгатьтән 05:00 сәгатькә кадәр) 5 градустан, ә көндез 3 градустан күбрәк булмаска тиеш.

«Рөхсәт ителгән тайпылыштан чигенүнең һәр өч градусы саен исәпләү чоры өчен түләү күләме 0,1 процентка кими. Әгәр кулланучыга килеп җиткән кайнар суның температурасы 40 градустан салкынрак булса, ул салкын су тарифы буенча түләнә», – дип аңлатты Яковлева.

Температура билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән очракта, гражданнарга үзләренең идарәче компанияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Идарәче компания вәкиле суның температурасын үлчәргә һәм акт төзергә тиеш. Әлеге документ белән коммуналь хезмәтләр өчен түләүне яңадан исәпләүне таләп итәргә була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре