Су коенырга әзерләнәбез: Татарстанга эссе көннәр якынлаша

Эссе һаваны кыска вакытлы яңгырлар алыштырачак.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, бүген – 28 июньдә көндез һава температурасы +19...+24 градус булачак. Секундына 15-18 метр тизлектә җил. Көнчыгыш районнарда яңгырлар явып үтәргә мөмкин. Төнге сәгатьләрдә +9...+14 градус.
Шимбә – 29 июньдә явым-төшем көтелми. Урыны белән секундына 18 метрга кадәр тизлектә көчле җил. Һава температурасы көндез +18...+23, төнлә +9...+14 градус.
Якшәмбе – 30 июньдә республикада җилсез коры һава көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +22...+27 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +8...+13 градус тәшкил итәчәк.
Татарстанда киләсе атна башында эссе һава урнашачак. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +26..+31 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре