Фатирда краннан ага торган су инде берничә ай кайнар түгел, җылымса гына. Бу хәл миндә генә түгел икән, күршеләр дә зарлана. Идарәче компания, бар да тәртиптә, ди. Суның температурасы ничә градус булырга тиеш? Кая һәм кемгә мөрәҗәгать итик икән?
Сәвия Галиәхмәтова. Казан
Татарстанның дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте җавабы:
– Закон нигезендә, торак йорттагы барлык инженер системасын идарәче компания тәртиптә тотарга тиеш. Коммуналь хезмәтләр буенча тоткарлыксыз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтү дә – алар җилкәсендә. Санитар нормалар буенча, краннан ага торган кайнар су +60–75 градус булырга тиеш. Шуннан кимрәк булса, торбаларда куркыныч бактерияләр үрчи башлый. 75 градустан югарырак булганда, торбалар бик тиз таушала. Ә ремонт чыгымнары йортта яшәүчеләр кесәсеннән чыга. Суның нормага туры киләме-юкмы икәнен тикшерү җиңел. Сез кайнар су кранын ачып, кулларыгызны салкын су кушмыйча гына юасыз икән, димәк, аның температурасы нормадан түбән. Бу очракта идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар вакытында тиешле хезмәт күрсәтмәсә, Татарстанның дәүләт торак инспекциясенә шикаять җиткерә аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез