Суд пычак белән һөҗүм итүдән зыян күргән Ирина Шевыреваның кайнатасын СИЗОга озаткан

Бүген Казанның Совет районы суды Ирина Шевыреваның кайнатасын – “Волга-Автодор” директоры урынбасары Станислав Шевыревны СИЗОга озаткан. Ул фирманың иминлек хезмәтенең ике хезмәткәре, улы һәм үтерергә ниятләүчеләр белән бергә киленен үтерү омтылышында гаепләнә.

Тикшерүчеләр мәгълүматлары буенча, Шевырева бик нык каршылык күрсәтү нәтиҗәсендә генә исән калган. Аның кайнатасын киленен үтерү омтылышында катнашучы буларак гаеплиләр.

“Шевыревны 16 октябрьдә тоткарладылар, ул үзенең гаебен танымады. Аның гаебе Галләмов һәм башка шаһитларның күрсәтмәләре белән раслана. Шевырев иректә калган очракта, тикшерүгә комачаулык итәргә мөмкин. Аны ике айга сак астына алуны торыйм,” – дигән тикшерүче.

Прокуратура, аны хуплап, йомшаграк чикләү чарасын сайлап булмавын белдергән.

“Улым белән мине өй арестында калдырыгыз, зинһар. Мин тикшерүчеләр чакыруга килеп җиттем. Качып китә ала идем, әмма качмадым. Без улым белән гаепле түгел. Минем чит ил паспортым бар. Шалтыратсам, сезгә аны китереп бирәчәкләр. Камерада үлсәм, моннан кемгә файда? Миңа 55 яшь, чирлим, үземне дә, улымны да өй арестында калдыруыгызны сорыйм. Мин ныграк, бераз утырырмын әле. Ваня күрше камерада, төне буе елады. Безгә хәтта сөйләшергә дә ирек бирмиләр”, – дигән Станислав Шевырев.

Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдә Татарстанда яшәүчеләрне интернет киңлекләрендә таралган котчыкмалы видеоязма тетрәндерде: Казанның 94нче гимназиясе янында мотоциклист шлемыннан бер ир-ат 34 яшьлек Ирина Шевыревага пычак белән ташланган. Аңа ул муены һәм күкрәгенә берничә тапкыр пычак белән кадаган.

Хатын-кыз һөҗүм итүчегә каршы тора алуы нәтиҗәсендә генә исән калган: шул ук көнне аны реанимациягә озатканнар. Хәзер инде ул аңына килгән, әмма каты җәрәхәтләре аркасында сөйләшә алмый, көчкә сулый. Шуңа да карамастан, хәле яхшыра.

Соңрак ачыкланганча, һөҗүм итүче – Рифат Солтанов Таҗикстанга качкан. Аны Россиягә алып килеп, кулга алганнар. “Татар-информ” үз чыганакларына таянып язганча, хәзер ул СИЗОда.

Үткән шимбәдә суд һөҗүм итүченең ярдәмчесен Бурихон Хәмидовны тоткарлаган һәм Иринаның ире – Иван Шевырев белән кайнатасы – Станислав Шевыревны тоткарлау вакытын озайткан.

Иван һәм Станислав Шевырёвлар – республикада атаклы бизнесменнар. Әтисе – “Волга-Автодор” компаниясенә нигез салучы. Болардан тыш, фирманың иминлек хезмәте җитәкчесе Андрей Черкасин һәм аның кул астында эшләүче Булат Галләмов кулга алынган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре