Җиңүнең 75 еллыгын да, вазгыятенә карап, матур гына үткәреп җибәрдек. Әмма без – сугыш чоры балалары өчен әллә ни матур булмады ул. Матбугат чараларыннан күренгәнчә, Россиянең 20дән артык төбәгендә андыйларга 500 – 700 сум күләмендә өстәмә акча биреп баралар. Татарстанда бу мәсьәлә кайчан уңай хәл ителер икән?
Сәгъдулла Шәйхулла. Казан
Светлана Захарова, Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты җитәкчесе:
- «Сугыш чоры балалары турында»гы законны федераль дәрәҗәдә кабул итәргә кирәк. Бу очракта социаль чаралар бердәм булып, гражданнар башка төбәкләргә күченеп китсәләр дә, түләү буенча бернинди проблема булмас иде. Бу категориягә кемнәр керә, Россиядән читтә яшәүчеләр өчен мондый закон үз көчендә каламы? Әлеге сорауларга җавап бирү бик катлаулы.
Редакциядән. Дөрес, бу хакта сөйләшүләр әледән-әле булып тора. Татарстан Дәүләт Советы сайтыннан күренгәнчә, 2020 елның 18 февралендә «Сугыш балалары турында»гы закон проекты КПРФ депутатлары тарафыннан парламентка кертелгән. Әлеге документта күрсәтелгәнчә, мондый статусны 1927 елдан да иртә тумаган, сугыш елларында СССР территориясендә яшәгән республика халкы алырга тиеш. Социаль ярдәмнең бер төре – 1418 сум күләмендә айлык түләү. Бу сан Бөек Ватан сугышы барган көннәргә тәңгәл. Әмма бу сумманы ел саен индексацияләү дә күздә тотыла. Моннан тыш закон проектында Бөек Ватан сугышында әтисе яки әнисе җирләнгән урынга барып кайту өчен тимер юл, һава яки су транспортының чыгымнарын кайтару да каралган. Әлеге түләүне елга бер тапкыр алырга булыр иде. Әйтергә кирәк, мондый закон проекты 2016 елда да тапшырылган булган инде.
Моңа охшаш закон илебезнең 36 төбәгендә кабул ителгән инде. Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Татарстан хөкүмәте дә сугыш чоры балаларына ярдәм күрсәтте. Федераль акчага өстәп, сугыш ветераннарына – 25әр мең, тыл хезмәтчәннәренә һәм тол хатыннарга 5әр мең сум акча бирелде. Бу максатларга республика бюджетыннан 200 миллион сум акча тотылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез