94 яшьлек Александр Шахназаров КХТИның Карл Маркс урамында урнашкан бинасындагы сайлау участогына 89 яшьлек хатыны Людмила белән култыклашып килде.
Икесе дә бик җитди, йөзләрендә ниндидер горурлык хисе чагыла. Өйләре якында гына булгач, соңга калырга яратмыйлар икән. Тавыш бирергә гомер буе шулай бергә йөрибез, диләр.
– Без һәрвакыт беренче булып барабыз. Мин – элеккеге хәрби, тәртип яратам, шулай күнегелгән. Хатыным мәктәптә инглиз теле укытты. Ул да сайлауга баруны гражданлык хокукы дип саный. Тормыш уңай якка үзгәрүен күреп торабыз. Соңгы елларда Казан күзгә күренеп бик матурланды. Үзгәрешләр алга таба да булачак әле. Һәр партия тормышны тагын да яхшырту өчен көрәшә дип уйлыйм. Сайлауга бармыйм, аннан нәрсә үзгәрә, дип борын чөергән, күкрәк каккан кешеләргә шаккатам. Кил дә үз тавышыңны бир. Сине бит берәү дә, фәлән партияне сайла, дип мәҗбүр итми. Үз тавышыңны бирергә кирәк, – ди оптимист бабай.

Александр Шахназаров Бөек Ватан сугышында катнашкан. Бүгенге тормышыннан бик канәгать ул. «Өлкәннәр өчен артыгы кирәкми», – ди. Сүзгә Людмила ханым кушыла: «Без законга буйсынып яшәдек. Сайлауларга һәрвакыт йөрдек, йөрибез һәм йөриячәкбез».
Таныш йөзләр арасында Татарстанның халык артисты Рөстәм Маликов та күренде. «Беренче көнне үк килүнең сәбәбе – эшне вакытында бетерү, – ди ул. – Без шушы дәүләттә яшибез, шуңа күрә сайлауга бару – безнең гражданлык бурычыбыз. Нәрсә өмет итәмме? Пенсиянең яхшыруын бик көтәм. Тормыштан канәгать. Нишләп канәгать булмаска? Әле монда килгәндә уйланып килдем. Соңгы вакытта финанс пирамидалары җимерелде бит. Татарның «Күпне өмет иткән аздан коры калган» дигән бик мәгънәле мәкале бар. Бу финанс корбаннары пирамидага әллә ничә миллионнарын тыктылар да бер нәрсәсез калдылар. Бу дөньяда булганына риза булып яшәү кирәк. Мин инде өлкән кеше. Тормыш тамырдан, шаккатарлык итеп үзгәрде. Мин бит авылда койма урынына читәннәр, салам түбәләрне күреп үскән бала».
Әрмән милләтеннән булган Санам Нургалиева да үзен ватанпәрвәр дип саный. «Безнең гаилә бик актив. Ирем белән бергәләп килдек. Кешеләр битараф булмаса, әлбәттә, безнең тавыштан күп нәрсә үзгәрәчәк. Тавыш бирүне оештыру яхшы. Пандемия вакытында барлык таләпләр дә үтәлә», – диде Санам.
17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.
2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.
Сәрия Мифтахова
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез