Газетага язылу

Сугыштыру

Якын Көнчыгыш турбулентлыгы югары ноктага омтыла. Төбәктә сиончылар теләгән сценарий тормышка ашырыла: гарәпләр үзара сугыша. Бу юллар язылыр алдыннан гына, сишәмбе иртәсендә Гарәбстан ярымутравындагы иң зур нефть эшкәртү заводына һөҗүм башланды. Соңгы дроннар иртән генә очудан туктады.

Әбкайктагы нефть эшкәртү комплексы (гарәпчә әйтелеше – Букайк, автор латин транскрипциясендәге әйтелешне алды) корольлекнең экспортка китә торган нефтенең 70 процентка якынын эшкәртә. Галәмнән алган фотоларда 6 җайланманың дүртесендә янгын эзләре күренә, икесе янып беткән диярлек. Вазгыятьне тулырак аңлау өчен төгәлрәк мәгълүмат китерик. Әбкайктагы комплекс нефть эшкәртү заводы түгел. Ул бензин, дизель яки керосин җитештерми. Биредә чимал тотрыкландырыла, күкерттән өлешчә чистартыла, газ һәм сыек углеводородлар аерып алына, аннары нефть үткәргечләр аша экспортка озатыла. Комплекста тәүлеккә 7 миллион баррель нефть әзерләнә. Бу бөтен дөньяда кулланылган нефтьнең 6–7 процентына туры килә.

 

«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе иртәнге сәгатьләрдә Җиддәдәге ягулык резервуарлары яна дигән видеохәбәр дә алды. Автор үз чыганаклары аша мәгълүмат алырга тырышты. Төгәл мәгълүмат табып булмады. Шулай да төбәктә барысы 5,2 миллион баррель ягулык саклана икән. Җиддәдә шулай ук стратегик җир асты саклагычлары бар. Аларның берсе генә дә 945 мең баррель бензин сыйдырышлы. Саклагычлар Согуд Гарәбстанының стратегик ягулык резервлары программасы кысасында төзелгән. Саннар төбәккә һөҗүмнең корольлек икътисадына гына түгел, дөнья базарына никадәр зур зыян салуын сөйли. Шуңа карамастан Brent сортлы нефтьнең биржа бәясе түбәнгә тәгәри. 13 проценттан артык очсызланып, 85,4 долларга кадәр төште. Глобаль икътисадның хәле шәп түгеллекне аңлата бу хәл.

 

Согудләр үзләренә Гыйрактан һөҗүм итәләр дип баралар. Иран яклы ислам каршылыгы отрядларын гаеплиләр. Әмма Гыйрак гыйсъянчылары моны кире кага.

Фарсы култыгы тирәсендә вакытлы пауза урнашты: ракеталар һәм дроннар очмый. Трамп соңгы телефон әңгәмәләренең берсендә: «Без Венесуэладан миллиардлаган доллар алабыз. Иран белән дә нәкъ шулай булачак», – дип белдерде. Димәк, Иран тирәсендәге чагыштырмача тынычлык озак дәвам итмәс. Бу юллар язылганда Израиль Премьер-министры Нетаньяху Вашингтонда иде. Ул Трампны яңадан Иранга өстерергә тырышачак.

Reuters агентлыгы: «Европа кышка соңгы еллардагы иң аз газ һәм дизель ягулыгы запасы белән килә», – дип хәбәр итә. Шуннан хәвеф дәрәҗәсен үзегез чамалагыз.

                           

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре