Сукбай этләр Казандагы трамвай депосына кеше сөякләре калдыкларын алып килгән

Тикшерүчеләр сукбай этләрнең Казандагы трамвай депосына кем сөякләрен алып килүен ачыклый. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткән.

«22-23 сентябрьдә Казанның Себер тракты урамындагы трамвай депосы территориясендә кеше калдыклары табылды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, калдыклар берничә ай элек вафат булган кешенеке», – дип ачыклык кертте Шептицкий.

Сөякләр кеше үлеменең сәбәпләрен ачыклаучы экспертизага җибәрелгән. Калган тән өлешләренең урыны ачыклана.

"Кеше үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Казан үлем этләр

Көн хәбәре