«Рубин» яңа сезонны җиңү белән башлады. Казан футболчылары Грозныйда узган очрашуда «Ахмат»тан өстен чыкты. Рәшит Рәхимов уенчылары капкага өч мәртәбә туры китереп, ике туп кертә алды. Нәтиҗәле уен.
Беренче матчта истә калган төп вакыйгаларга тукталганчы, нибары 1,5 ай дәвам иткән тәнәфес вакытында булганнарын барлыйк. Дөресен әйткәндә, хәтергә берсе генә уелып калган. Июнь аенда «Рубин»ның төп һөҗүмчесе Мирлинд Дакуны Санкт-Петербургка озаттылар. Бер яктан аны сатып акча эшләү мөмкинлеге булса, икенче яктан бик аптырадылар Казанда, узган сезонда 15 туп керткәналбан уенчысы киткәч, аны алмаштырырлык футболчыны кайдан алырбыз, дип кайгырыштылар. Юкка булган икән, озак тормады Даку, Татарстан башкаласына кире әйләнеп кайтты һәм «Рубин»белән яңа килешү төзеде. Хак булса, ул хәзер премьер-лигада иң зур хезмәт хакы алучы уенчыларның берсе булачак. Килешү 2029 елга кадәр исәпләнгән. Дакуның «Зенит»ка каршы очрашуларда ничек уйнаячагын күрү кызык булачак. Тикмәгә генә кире кайтмады бит инде.
Шулай итеп, Казан клубы төп уенчысын саклап калды, соңрак башка лидерлары белән дә килешүләрне озайтты. Бу исә «Рубин»ның яңа сезондагы чыгышы элеккеләреннән кайтыш булмасдип өметләнергә нигез бирә. Премьер-лигага әйләнеп кайткан «Рубин» башта сигезенче, аннары җиденче урынны алган иде. «Безгә ярдәмне кызганмыйлар, мөмкинлекләр җитәрлек. Шуңа күрә дәрәҗәне төшермәс өчен һәркем тырышырга тиеш, безгә алга барырга кирәк. Мин монда килгәч, биредә битараф кешеләр булмаячак, дип вәгъдә иттем, безне көчле иткән бу сыйфатларны сакларга тырышачакбыз. Алга таба ясыйсы адымнар күп булачак әле. Үзеңне кызганмаска кирәк. Хәзер инде Казанга килеп, җиңел генә очко алып китү турында хыялланмыйлар», – дип сөйләде баш тренер Рәшит Рәхимов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда.
Состав ышанычлы, әмма яңа уенчылар килсә дә, начар булмас иде. Спортта имгәнүләрсез генә булмый. Әлегә исә яңа уенчы берәү генә. Казан клубы Гондурас футболчысы Дениль Мальдонадобелән килешү төзеде. Моңа кадәр ул Румыниядә чыгыш ясады. Грозныйда «Ахмат»ка каршы узган очрашуда исә аны уйнатмадылар. Әлегә хәтта төенчекләре дә килеп җитмәгән икән. Әле бит сулар һавага ияләшәсе, командада үзеңә урын табасы да бар. Шуңа күрә бу очрашуда Казан командасының төп геройлары булып элеккеге егетләр танылды. Беренче таймда Дардан Шабанхаджай, икенчесендә Вельдин Ходжа туп кертте. Мирлинд Даку исә үкчәсе белән нәтиҗәле пас биреп, үз исемен очрашу беркетмәсенә яздырды.
Безнекеләр 2:0 исәбе белән җиңсә дә, өстенлек хуҗалар ягында булды. Моны саннар да раслый. Әйтик, Грозный футболчылары тупны үзләрендә ике мәртәбә күбрәк тотты, капка ягына 5 мәртәбә күбрәк (25–5) типтеләр (25–5), капкага 2 тапкыр артыграк (6–3) туры китерделәр. Очрашуның хөкемдары «Рубин» уенчыларына 7 кисәтү бирде. Хуҗаларның уенында исә ул бер генә «гөнаһ» тапты. Аның каравыКазан командасының узган елның 7 декабреннән бирле читтә узган очрашуларда җиңү яулаганы юк иде. Башлыйбыз яңабаштан.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәркешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгәашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез