Газетага язылу

Сулыш органнары яман шеше белән авыручыларның күпчелеге – тәмәке тартучылар

Бөтендөнья тәмәкесез тору көне уңаеннан узган матбугат очрашуында Республика клиник онкология диспансерының торакаль хирургия табиб-онкологы Альберт Сигал шулай дип белдерде.

– Үз тәҗрибәмнән чыгып исәпләгәндә, безгә эләгүчеләрнең 80 проценты – тәмәке тартучылар. Тартуга «мода» 2000 нче елларда кереп китте. Хәзер без шул вакытлардан бирле зәңгәр төтен тозагына эләгеп, котыла алмаучылар, күп очракта яман шешкә барып җиткән пациентлар белән эшлибез.

Әмма кирәк булгач, алты дистә ел тартучылар да бу гадәттән баш тартып торырга сәләтле, ди табиб.

– 66 яшьлек пациент хәтергә кереп калды. 6 яшьтән тарта башлаган ул. Уйлап кына карагыз: 60 еллык тәҗрибәсе бар! Операциягә кергәнче, яхшырак узсын өчен, тартудан тыелырга киңәш иттек. Ул тырышты. 3 атнадан соң инде үпкәләре бөтенләй икенче төрле иде. Операция уңышлы узды, ул исән-сау яшәвен дәвам итә, – диде Альберт Сигал.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре