Сүндермәгән тәмәке аркасында бер ирнең гомере өзелгән

Бүген Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә күпкатлы йортта янгын чыгып, бер кешенең гомере өзелгән.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә җиденче каттагы бер бүлмәле фатирда ике квадрат метр мәйданда кәнәфи янган. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, янгында 59 яшьлек ир-ат үлгән. Фаҗиганең сәбәбе – тәмәке тартудан дип фаразлана.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре