Газетага язылу

Суперкиләчәк көткәндә

Соңгы көннәрдә Дмитрий Песков Россия икътисадына һәм аның киләчәгенә бәйле кызыклы белдерүләр ясады. Илдәге вазгыятьне ул «идеаль кризис» дип атады һәм моның суверенитетны ныгытуын, бердәмлекне арттыруын әйтте.

Дөрес, «Территория смыслов» дигән форумда ул икътисадның үз эчендә бикләнүен хупламады. «Йомык икътисадта яшәп буламы? Теоретик яктан – әйе. Урман кортчылыгы белән шөгыльләнергә, чабата киеп йөрергә һәм башка шундый тормыш рәвеше алып барырга мөмкин. Әмма моның кирәге бармы? Юк. Безгә суперкиләчәк кирәк. Без моңа лаек, һәм без моны булдыра алабыз», – дип аңлатты ул.

 

«Ватаным Татарстан» 2022 елда СВО башлангач ук, «импортны алыштыру» сәясәтен башлаганда, вазгыятьне анализлап, үз эчебезгә бикләнеп, бар нәрсәне үзебез җитештереп яшәү мөмкин түгеллеген, моның кыйбатка төшәчәген һәм бөлүгә китерәчәген аңлаткан язма бастырган иде. Кремльдәге югары җитәкчелек бүген Песков теле белән безнең шул язмадагы фикерләрне куәтли: икътисадны бикләсәк, чабатага калачакбыз, алай кирәкми дигән фикерне алга сөрә.

Кремль вәкиле илнең бик акрын темплар белән булса да алга баруын әйтә. Шулаен шулай ул, рәсми саннар печтек кенә алгарыш күрсәтә. Әмма планлаштырылган күрсәткечләрдән дә артка калабыз. Үзәк банк 2026 елга Россия икътисады үсеше фаразын үзгәртте. Хәзер регулятор эчке тулай продуктның (ЭТП) үсеше 0–1% чикләрендә булыр дип көтә. Апрельдә исә бу күрсәткеч 0,5–1,5% дәрәҗәсендә фаразланган иде. Ел нәтиҗәләре буенча инфляция дә элек көтелгән 4,5–5,5% урынына 6–7% булыр дип бәяләнә. Моннан тыш, нефть бәясе, тышкы сәүдә һәм түләү балансы буенча фаразлар да үзгәртелде. Инфляция саннары буенча бәхәсләшергә була, әлбәттә. Июль ахырына бензинның уртача бәясе гыйнвар белән чагыштырганда 17,9 процентка арткан, мәсәлән.

 

Икътисад үсеше турындагы саннар статистик хата кысасында. Икътисад 1 процентка үсә, дип әйтсәң, ялганламыйсың, чөнки төгәл үсеш темпын ачыклау мөмкин түгел. Объектив санны йөк ташу күләме аша чамалап була. Икътисад үскәндә, йөк ташу арта. Россиядә ул кими. Татарстанда, әйтик, гыйнвар–май айларында үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 9,3 процентка кимегән. «Татарстанстат» шулай ди.

                           

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре