Россиянең футбол буенча Суперкубок матчы алдыннан гимнны дөньяда иң югары тавышка ия җырчы башкарачак
Татарстан башкаласында Россиянең футбол буенча Суперкубок матчы уза. «Ак Барс Арена» стадионында Мәскәүнең «ЦСКА» командасы һәм Краснодар шәһәреннән «Краснодар» командасы очраша.
Оештыручылар әйтүенчә, матч алдыннан Россия гимнын опера җырчысы Светлана Феодулова башкарачак. Ул дөньяда иң югары тавышка ия (Гиннесс рекордлар китабында теркәлгән - авт.).
Шулай ук уен башланыр алдыннан «Звук поставим на всю» программасы узачак. Аның кысасында Serebro һәм Galibri & Mavik төркемнәре катнашачак. Моңа өстәп танылган Dabro төркеме чыгышы булачак.
Билгеле булганча, Россиядәге яңа футбол сезоны традиция буенча ил чемпионы һәм Кубок иясе арасында очрашу белән башланып китә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез