Газетага язылу

«Шүрәле оныгы Шүркәй» мультфильмы 10 серияле булачак

«Без телебезне, милли традицияләребезне, милләтебезнең язмышын, киләчәк буыннар аша гына күз алдына китерә алабыз. «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультфильмы алмаш буынга бик матур үрнәк булачак».

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Рәис каршындагы Татар телен һәм Татарстнда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, «ШАЯН ТВ» телеканалы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан әзерләгән «Шүрәле оныгы Шүркәй» мультфильмын караганнан соң шулай дип белдерде.

 

– Без туган телебезне саклау, үстерү мәсьәләсендә милләттәшләребез, бигрәк тә балалар күңеленә тирәнрәк үтеп керү буенча чаралар эзли идек. Бүгенге очрашудан мин бик канәгать. Чөнки андый юлларның бик үтемлесен таптык, дип уйлыйм. Мультфильмда телебезнең әдәби нәфислеген дөрес итеп җиткерә белгәннәр. Һәм ул нәкъ балалар ихтыяҗына туры килә торган. Ясалма фәһемнең дә сәләте ачылды, шуңа мондый эшләрне безгә йөзләгәнне булдырырга кирәк. «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалы белән бу эшне тагын да киңәйтәчәкбез һәм бик күп төрле яңа алымнар да эзләячәкбез. Дөрес, проектларыбыз күп, ләкин менә монысын безнең иң отышлы заманча иҗат җимешебезнең берсе дияр идем, – диде Марат Әхмәтов.

«Шүрәле оныгы Шүркәй» – ясалма фәһем кулланып эшләнгән татар телендәге оригиналь 3D-мультсериал. Мультсериалда безгә Габдулла Тукай әкиятләре буенча таныш булган геройларның яңа буыны тәкъдим ителә. Монда Шүрәле оныгы Шүркәй, Су анасы оныгы Там-там, Ак барс оныгы Аккай, Зилант оныгы Зилхан һәм башкаларны очратырга була. Һәр серия олуг шагыйребез әсәрләреннән алынган канатлы сүзләргә нигезләнгән. Алар хезмәт, намус, хөрмәт, җаваплылык һәм әхлак кыйммәтләрен ача. Телеканал барлыгы 10 серия төшерергә җыена.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре