Бу атнада казанлылар Орионида метеор агымын күзәтә алачак. Күренешнең иң актив чоры 22 октябрьгә каршы төндә көтелә, дип хәбәр иттеләр КФУ матбугат хезмәтендә.
Метеор агымының иң югары ноктасында күктә сәгатенә якынча 20 «йолдыз атылу» күренәчәк.
Карау өчен махсус оптик җайланмалар кирәк түгел – кеше күзе киң почмаклы, шуңа күрә ул күк йөзенең күренгән өлешен тулысынча күзәтә ала.
Бу күренешне 22 октябрьдә 23:00 сәгатьтән 23 октябрь 3:00 сәгатьткә кадәр, шәһәр утларыннан читтә, аяз һавада күзәтү яхшырак, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез